Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 сентября 2019 11:21

«Әйт, күгәрчен» уены

«Әйт, күгәрчен». Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар: Әйт, күгәрчен, син генә, Яшь кызлар ничек йөри? Ул шулай да, ул болай, Яшь...

«Әйт, күгәрчен». Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(Як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

Фото: pixabay.com