Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 сентября 2019 12:27

Кошлар турында шигырьләр

Тәрәзәне кем чиртә (Р. Вәлиева) — Тәрәзәне кем чиртә: Чык-чык! Чык-чык! — Мин килдем шулай иртә, — Чыпчык, чыпчык. Бик тә ашыйсым килә. Чик-чик! Чик-чик!               Йөгереп янына килдем, Яраткан җимен бирдем. — Үпкәләмә, дускаем, Гафу ит, яме! — дидем. Күнмиләр кошчыклар (Э.Шәрифуллина) Әй нәни кошчыклар, Кечкенә чыпчыклар, Ни салкын булып...

Тәрәзәне кем чиртә

(Р. Вәлиева)

— Тәрәзәне кем чиртә:

Чык-чык! Чык-чык!

— Мин килдем шулай иртә,

— Чыпчык, чыпчык.

Бик тә ашыйсым килә.

Чик-чик! Чик-чик!              

Йөгереп янына килдем,

Яраткан җимен бирдем.

— Үпкәләмә, дускаем,

Гафу ит, яме! — дидем.

Күнмиләр кошчыклар

(Э.Шәрифуллина)

Әй нәни кошчыклар,

Кечкенә чыпчыклар,

Ни салкын булып та,

Яшисез суыкта.

Дәү безнең өебез,

Әйдәгез,керегез.

Уйнарга яңадан

Бергәләп йөрербез.

Күнмиләр кошчыклар,

Әйтәләр:«Кермим,-дип,-

Бер җылы почмакка

Иркемне бирмим »,-дип.

Чыпчык

(Ф.Яруллин)

Тәрәз каршына

Килгән бер чыпчык.

Миңа кычкыра:

– Чык әле, – ди, – чык.

Алдый ул, беләм,

Гел шулай итә.

Йөгереп чыксам,

Оча да китә.

Фото: pixabay.com