Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 сентября 2019 12:41

Ел фасыллары турында табышмаклар

Кырлар буш кала, Яңгырлар ява. Җирләр дымлана. Бу кайчак була? (Көз көне) *** Һәр җир карланган, Сулар бозланган, Уйный җил-буран, Бу кайчак, туган? (Кыш көне) *** Тәңкә карлар сибелгән Җир ап-акка күмелгән. Чыршы, каен, имән Кардан чикмән кигән. Бу кайчак? (Кыш) *** Йолдыз, йолдыз вак кына, Яфраклары ак кына. Өс...

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була? (Көз көне)

***

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (Кыш көне)

***

Тәңкә карлар сибелгән

Җир ап-акка күмелгән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак? (Кыш)

***

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)

***

Оча – юк канатлары,

Чаба – юк аяклары,

Тышта булса өелә,

Өйгә керсә, җәелә. (Кар)

***

Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

***

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

***

Ишегалды таш була,

Өйгә керсә, су була. (Боз)

***

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара? (Яз)

***

Яңгырлы да карлы

Ә каеннар сулы.

Бөреләр туп тулы –

Елның кай фасылы? (Яз)

***

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,—

Бу кайчак була? (Җәй)

Фото: pixabay.com