Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 октября 2019 06:50

Кышкы табышмаклар

Шома табанлы чана Атсыз да алга чаба- Җитез булса аяклар, Кулда була таяклар. Бар бер чана Утырасы юк, Бассаң-үзе чаба. Нәрсә ул?  (Чаңгы) *** Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул? (Чана) *** Зең-зең килә, Тимер тәкә тиң килә. Берсен-берсе куа килә, Тояклары шуа килә. (Тимераяк) *** Ике агай...

Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба-

Җитез булса аяклар,

Кулда була таяклар.

Бар бер чана

Утырасы юк,

Бассаң-үзе чаба.

Нәрсә ул?  (Чаңгы)

***

Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул? (Чана)

***

Зең-зең килә,

Тимер тәкә тиң килә.

Берсен-берсе куа килә,

Тояклары шуа килә. (Тимераяк)

***

Ике агай тездән,

Калышмыйлар бездән. (Итек)

*** 

Колаклы ябалак кыштан саклый. (Бүрек)

***

Бер ягы – кыр, бер ягы урман. (Тун)

*** 

Биш агайга бер күлмәк. (Бияләй)

***

Бер агачта биш тармак,

Тармагы саен бармак. (Пирчәткә)

***

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)

***

Оча – юк канатлары,

Чаба – юк аяклары,

Тышта булса өелә,

Өйгә керсә, җәелә. (Кар)

***

Җир өстендә ак мамык. (Кар)

***

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым. (Кар)

*** 

Элек үзе судан туды,

Хәзер үзе су тудыра. (Кар)

***

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек. (Кар)

Канатсыз, йонсыз нәрсә оча? (Кар)

***

 Мамык юрган, кат-кат сырган,

Үзе суп-суык. (Кар)

***

 Урамда батыр, өйдә елак. (Кар)

***

 Үзе су, үзе каты. (Боз)

***

 Утта янмый, суда батмый. (Боз)

***

 Ишегалдында таш була,

Өйгә керсә, су була. (Боз)

***

 Тышка куйдым – таш булды,

Өйгә керттем – су булды.

Инде нихәл итәрмен,

Утка куйдым – пар булды. (Боз)

***

Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

***

Йон түшәгем ертылды,

Бөтен дөнья йон тулды. (Буран)

*** 

Каз мамыгын кагына,

Кагына да тузына. (Буран)

Фото:pixabay.com