Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 октября 2019 10:47

Көз турында шигырьләр

Яфракларны күр әле Алтын төскә кергәннәр. Бар дөньяны күмгәннәр. Җил чыкканда шаулашалар, Оча-оча уйнашалар, Һавада әйләнәләр Һәм җиргә сибеләләр. *** Оча яфрак, уйный яфрак Һаваларда әйләнеп. Буген, бүген, бүген, бүген Яфракларның бәйрәме. *** Көз җиттеме, җир өстенә Алтын яфрак җәелә. Карап туеп булмый һич тә Бу фасылның яменә. *** Кем...

Яфракларны күр әле

Алтын төскә кергәннәр.

Бар дөньяны күмгәннәр.

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр.

***

Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Буген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

***

Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

***

Кем ничектер, мин үзем

Яратам елның көзен,

Бик еш болытлар каплап

Торса да саф күк йөзен,

Иссә дә ачы җилләр,

Койса да салкын яңгыр.

Нигъмәткә бай алтын көз

Ямьлерәк күк барыбер.

Фото: pixabay.com