Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 октября 2019 08:25

Елмаеп яшибез

Урыс теле дәресе: – Рустам, телефон звОнит или звонИт? – Белмим, апа, у меня шалтрата.     – Айнур, минем компьютерым эшләми. – Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? – Әйе, барыбер эшләми. – Розеткага тыкканмы? – Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. – Ә шырпы нигә? –...

Урыс теле дәресе:

– Рустам, телефон звОнит или звонИт?

– Белмим, апа, у меня шалтрата.

 

 

– Айнур, минем компьютерым эшләми.

– Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?

– Әйе, барыбер эшләми.

– Розеткага тыкканмы?

– Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.

– Ә шырпы нигә?

– Бездә утны сүндерделәр.

 

 

–   Улым, ник синең математика дәфтәрең башланмаган да?

–   Ул, әни, телдән эшләнә торган күнегүләр өчен.

–   Мин юынам, син юынасың, ул юына... Кайсы заман була бу?

–   Якшәмбе көн.

 

 

–   Гөлләр нигә шиңде икән? Балалар, әллә су сипмәдегезме?

–   Аларга тәрәзә төбендә салкын бит. Мин күп итеп кайнар су сиптем.

 

 

– Бабай, синең кечкенә чагың булдымы ул?

– Әйе, улым.

– И, көлгәннәрдер инде синең пеләшеңнән, име!