Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 октября 2019 07:10

Куркак юлдаш

Элекке заманда ике иптәш юлга чыкканнар. Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән. Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер Аю килеп чыккан. Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан. Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, баш ларын,...

Элекке заманда ике иптәш юлга чыкканнар. Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән. Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер Аю килеп чыккан. Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан.

Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, баш ларын, аякларын иснәгән дә, ди, бер дә тимичә үз юлына киткән, ди.

Аю киткәннән соң, әлеге Кеше, агач башыннан төшеп, иптәшеннән сораган:

— Аю синең колагыңа шыпырт кына нәрсә әйтте? — дигән.

Бу Кеше әйткән:

— Аю миңа, моннан соң шушындый куркак кеше белән юлга чыкма, дип әйтте,— дигән.

Татар халык әкияте