Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 ноября 2019 12:16

Татар милли ризыклары турында табышмаклар

Йомырка белән онны Бутап камыр басканнар. Бәрәңге, ит, тоз салып, Почмаклар ясаганнар.   (Өчпочмак) Утырсам да мин менә Тыйнак кына, тик кенә. Эчем тулы ит кенә, Май белән, дөге белән. (Бәлеш) Чыж иттереп саласың, Бик тиз генә аласың. Балга манып кабасың. Ул нәрсә?   (Коймак)   Камыр эчендә бәрәңге Йә, уйлап кара...

Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар.   (Өчпочмак)

Утырсам да мин менә

Тыйнак кына, тик кенә.

Эчем тулы ит кенә,

Май белән, дөге белән. (Бәлеш)

Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың.

Ул нәрсә?   (Коймак)

 

Камыр эчендә бәрәңге

Йә, уйлап кара әле. (Кыстыбый)

Иттән генә торам мин

Майга чумып чыгам мин. (Пәрәмәч)

Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай!

Чак-чак кына алып, өзеп

Аша, дустым, син шулай. (Чәк-чәк)

Үзе түгәрәк,

Урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк

Әчкелтем дә төчкелтем,

Бар нәрсәдән дә кадерлерәк!

Ул нәрсә – ипи.