Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 ноября 2019 12:04

Алдакчы Наил

Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк. Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз. Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды....

Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.

Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз.

Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды. Ул да майкасын, трусигын салды. Суга сикерде, йөзеп эчкә кереп китте.

Без кычкырабыз:

– Кермә, кермә, батасың!

Ә ул берни дә ишетми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй мактанчык! Безнең белән коенучы апа да кычкырды:

– Наил! Наил!

Ә бераздан Наил кырыйга борылды. Яр кырыена ук йөзеп килде һәм кинәт кычкырырга тотынды:

– Батам, батам, коткарыгыз!

Без йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык, ул урын сап-сай, ә Наил бата.

Наилнең кулыннан тоттык, кырыйга ук сөйрәдек. Ул күзләрен йомган, үлгән кеше кебек булган. Ә без бик курыктык. Апа да курыкты. Ул Наилне, күтәреп, яр кырыена алып чыккан иде:

– Ха-ха-ха! – дип, Наил шаркылдап көлеп җибәрде. Без шатланып киттек. Апа да куанды. Кояш болытка күтәрелгән иде, ул да чыкты, нурларын чәчәргә тотынды.

Апа әйтә:

– Алай алдакчы булырга ярамый, – ди. Наил әйтә:

Мин уйнап кына.

– Уйнап кына да ярамый,  диде апа.

Ә икенче бер тапкыр менә болай булды. Без рәхәтләнеп су коена идек. Тагын Наил эчкә керә башлады. Без кычкырабыз:

– Кермә, кермә! Апа да кычкыра:

– Наил, Наил!

Ә ул йөзә дә йөзә. Менә инде шактый ерак эчкә керде, читтән ераклашты. Аңа сузылып та җитәрлек түгел. Янәсе, ул әйбәт йөзә. Ә кырыйда су беткәнме йөзәргә?

Кинәт Наил юк. Ә, чумган икән. Башын калкытты. Тагы чумды. Кычкыра башлады:

– Батам, батам, коткарыгыз!

Шаяра, шаяра,  диделәр малайлар. Апа да алдый дип уйлый, ахрысы:

– Наил, алдама, тиз бул, чык!  ди.

Бервакыт Наил кычкыра да алмый башлады. Бата да калка, бата да калка.

Ә шул вакыт елга буеннан узучы бер абый киемнәре белән суга сикерде. Һәм йөзеп эчкә кереп китте. Апа да суга ташланган иде дә, теге абый алданрак барып җитте. Наилне кырыйга алып чыкты.

Йөзе аның ап-ак сөлге кебек. Борыннарыннан шаулап су ага. Үзе сөйләшә дә алмый.

Апа белән абый аны җиргә куеп әйләндерделәр, тәгәрәттеләр. Аның авызына су тулган, шул суы чыкты. Ул күзен ачты.

Уңайсызланып, апага карады. Кызарды. Ә апа:

– Менә ни була бит ул, – диде. Ә бу юлы Наил бер дә көлмәде.

Абдулла Алиш

Фото: pixabay.com