Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 августа 2022 10:08

Чисталык турында табышмаклар

Үзе шома, күбеккә күмә, Хуш исле, я, кем белә? (Сабын) Бар кызылы, яшеле, Аңкып тора хуш исе. Шунсы гына өркетә, Күзгә керсә өркетә. (Сабын) Болыт мин һавада Яңгыр мин яуганда, Җылынсам пар булам, Туңганда кар булам. (Су) Һәркем авызга капса, Яратса аны кеше, Беркайчан да сызламас, Һәм ялтырап торыр теше....

Үзе шома, күбеккә күмә,

Хуш исле, я, кем белә? (Сабын)

Бар кызылы, яшеле,

Аңкып тора хуш исе.

Шунсы гына өркетә,

Күзгә керсә өркетә. (Сабын)

Болыт мин һавада

Яңгыр мин яуганда,

Җылынсам пар булам,

Туңганда кар булам. (Су)

Һәркем авызга капса,

Яратса аны кеше,

Беркайчан да сызламас,

Һәм ялтырап торыр теше. (Теш щеткасы)

Аркасында сөяге,

Сөягендә мыегы.

Ак койманы агарта,

Мыегы белән чистарта. (Теш щеткасы)

Он түгел, үзе ак,

Авызыңа куеп бак.

Тешне дә ул ап-ак итә

Бу ни була, әйтеп бак? (Теш порошогы)

Кирәк була мунчада,

Минем исемем….   (Мунчала)

Үзе тешле, ләкин тешләми. (Тарак)

Бит-кулларны корыта,

Чисталыкны ярата. (Сөлге)

Аккош кебек ак кына,

Йомшак кына, пакъ кына,

Көн дә сыйпый битемнән

Элеп куям читеннән. (Сөлге)

Фото: pixabay.com