Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 ноября 2019 08:45

Кышкы табышмаклар

Үзе су, үзе каты. (Боз) ***  Утта янмый, суда батмый. (Боз) ***  Ишегалдында таш була, Өйгә керсә, су була. (Боз) ***  Тышка куйдым – таш булды, Өйгә керттем – су булды. Инде нихәл итәрмен, Утка куйдым – пар булды. (Боз) ***  Үкерә дә, котыра, Бөтен җирне тутыра. (Буран) ***  Йон...

Үзе су, үзе каты. (Боз)

***

 Утта янмый, суда батмый. (Боз)

***

 Ишегалдында таш була,

Өйгә керсә, су була. (Боз)

***

 Тышка куйдым – таш булды,

Өйгә керттем – су булды.

Инде нихәл итәрмен,

Утка куйдым – пар булды. (Боз)

***

 Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

***

 Йон түшәгем ертылды,

Бөтен дөнья йон тулды. (Буран)

***

 Каз мамыгын кагына,

Кагына да тузына. (Буран)

***

 Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган?  (Кыш көне)

***

 Тәңкә карлар сибелгән

Җир ап-акка күмелгән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак? (Кыш)

Фото: pixabay.com