Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 декабря 2019 10:26

Яңа елга күчтәнәч

Шамил бн Камил – күршеләр. Яңа ел бәйрәменә күчтәнәч булсын әле дип, киттеләр болар балыкка. Шамил бабасының киез итеген, Камил әбисенең итеген киде. Тиштеләр болар бәке. Салдалар кармакларын. Көттеләр – көттеләр – балык эләкмәде. Болар тагын көттеләр. Эләгер дип өмет иттеләр. Шаулашмыйк, − диде Шамил. Шулай шул, − диде Камил,...

Шамил бн Камил – күршеләр. Яңа ел бәйрәменә күчтәнәч булсын әле дип, киттеләр болар балыкка. Шамил бабасының киез итеген, Камил әбисенең итеген киде.

Тиштеләр болар бәке. Салдалар кармакларын. Көттеләр – көттеләр – балык эләкмәде. Болар тагын көттеләр. Эләгер дип өмет иттеләр.

Шаулашмыйк, − диде Шамил.

Шулай шул, − диде Камил, − алайса, балык кача.

Селкенмичә утырсак, бер эләгер, ичмаса.

Малайлар кармакларын тагын салдылар, салдылар да бүкән кебек катып калдылар. Көттеләр − көттеләр – балык капмады.

Шаулашмыйк, − диде Шамил.

Шулай шул, − диде Камил,-безнең тавышка килсеннәр. Зурысы капсын, вагы качсын.

Малайлар кармакларын яңадан салдылар, кычкырып сөйләшеп тә алдылар.

Шамил алды кармагын – буш чыкты. Камил алды кармагын – аның эше икеләтә «шәбрәк» булып чыкты, балыгы да юк, кармагы да.

Мин киттем,  диде Камил, сикереп торды. Аннан лып итеп әрҗәсенә утырды.

Мин дә , – диде Шамил, сикереп торды. Ул да лып итеп әрҗәсенә утырды.

Капты , – диде, Шамил, капты, бабай итеге бозга катты!

Минеке дә капкан,  диде Камил,  әби теге бозга каткан!

Озак маташтылар малайлар. Итекләрен йолыктылар − тарттылар, боз өстендә дүрт олтан калдырып, арып-талып өйләренә кайттылар.

Ринат Мөхәммәдиев

Фото: pixabay.com