Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 декабря 2019 08:07

Карлар ява (Зиннур Хөснияр)

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча ямьләнеп киткән. Илгизәргә бу күренеш бик ошады. Ул, чанасын алып, урамга чыкты. Алар, күрше малайлары беләнбергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая барды. Балалар куандылар: —       Ай-яй, нинди...

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча ямьләнеп киткән. Илгизәргә бу күренеш бик ошады. Ул, чанасын алып, урамга чыкты. Алар, күрше малайлары беләнбергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая барды. Балалар куандылар:

—       Ай-яй, нинди матур булды!

—       Әйдә, тагын тәгәрәтик әле!

—       Әйдә, әйдә!

Балалар кардан ак аю һәм Кар бабай сыны ясап куйдылар. Ал арның шатлыгы тагы да арта:

—       Кулына таяк тоттырыйк!

—       Күзенә күмер куйыйк!

—       Борын да ясыйк! Борыны кып-кызыл булсын!

Балалар шулай эшләделәр дә. Берсе өйдән кишер алып чыкты. Шуннан Кар бабайга борын ясап куйдылар. Аннан соң үзләре, читтән карап, рәхәтләнеп көлештеләр.