Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 декабря 2019 08:41

Тылсымлы сәфәр (Англия)

Тылсымлы сәфәр Англия Дон-дон-дон! – Менә сиңа мә! 12 тулган икән инде! Нинди зур сәгать! Карале, Джимбо! – Ну, кызлар! Син безнең кайда пәйда булуыбызга игътибар иттеңме соң? Елмай үзенең Лондондагы Вестминстер сарае уртасында булуын һәм сәгатьле Биг-бен манарасына карап торуын аңламаган иде әле. – Бу синең өеңме әллә? Син...

Тылсымлы сәфәр

Англия

Дон-дон-дон!

– Менә сиңа мә! 12 тулган икән инде! Нинди зур сәгать! Карале, Джимбо!

– Ну, кызлар! Син безнең кайда пәйда булуыбызга игътибар иттеңме соң?

Елмай үзенең Лондондагы Вестминстер сарае уртасында булуын һәм сәгатьле Биг-бен манарасына карап торуын аңламаган иде әле.

– Бу синең өеңме әллә? Син сарайда яшисеңме? – дип сорады кыз, аптыраган кыяфәттә Джимбога карап.

– Юк. Ләкин мин көзгенең бу юлы безне кая җибәргәнен аңладым бугай.

– Мин дә аңладым. Без Грейт-британның кэпиталы булган Лондонда бугай...

– Тагын акыл сата инде бу! Син Англия турында тагын нәрсә беләсең соң?..

– Күп нәрсә беләм мин. Монда Россиядәге кебек карлы бураннар булмаса да, хәйран салкын... Инглизләр бик кызык киенә: сандали белән тун кигән кызны күрү – гадәти хәл монда.

– Ә салкын тисә?

– Инглизләр вируслардан курыкмый, алар хәтта балаларына идәнгә төшкән ризыкны алырга да рөхсәт итә. Теләсә кайда: коридор идәненә, асфальтка һәм газон чирәменә утырып ял итү дә – еш очрый торган күренеш.

– Мин дә бераз инглиз булып алыйм әле, – дип, Джимбо, кулларын болгый-болгый, шундук чирәмгә чүгәләде. Куллары белән чак кына Елмайга тими калды һәм: Айм сорри, Елмай! – дип пышылдады.

– Син чын джентельмен икәнсең бит, Джимбо! Шулай да бу очракта «Екскьюз ми!» (Excuse me!) дип әйтүе дөресрәк булыр. Син миңа сукмыйча калдың бит.

– Каян гына белеп бетерәсең син боларның барысын да?!

– Безнең инглиз теле укытучыбыз бик әйбәт. Ул Англиядә укыган.

– Шәп! Ә монда тагын нәрсәләрне карап була? Әйтегез әле, мисс Елмай!

– Монда карар җирләр миллион! Әйдә иң элек Виндзор замогына барыйк. Ул, дөньядагы иң зур замок булганга, Гиннесның Рекордлар китабына да кертелгән. Аннары Гайд-паркны, күренекле Британ музеен карарбыз.

– Минем Елизаветта Икенче белән дә танышасым килә!

– Минем дә! Алайса, Букингем сараена да кереп чыгарбыз.

– Ә аннары өйгә кайтырбыз, яме?..

Салават Купере №12, 2019

Фото: pixabay.com