Шифалы табиблар (Вахит Монасыйпов)

—       Ромашка, ромашка! Кая болай чабасың?

—       Чапмый хәлем юк! Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам!

—       Әрем, әрем! Кая болай йөгерәсең?

—       Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм!

—       Ландыш, ландыш! Туктале, кая болай чабыш?

—       Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк! Мөнәвәрә апаның нервылары какшаган, шуны тергезергә ашыгам!

—       Бака яфрагы! Бака яфрагы!..

—       Соңыннан, соңыннан! Вакытым юк! Хәйрүш абыйның күзенә арпа чыккан! Шуны дәваларга кирәк!

—       Кычыткан! Кычыткан! Ә син кая?..

—       Искәндәр дигән малай янына! Арт сабагын укытырга! Бүген тагын икеле эләктергән! Юньсез!

Фото: pixabay.com

Дусларың белән бүлеш

 

 




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»