Итәгатьле мәче

Шулай беркөнне Чыпчык малае ишегалдына очып төшкән дә бодай чүпләргә тотынган, ди. Чыпчык, сикерә-сикерә, бодай бөртеге чүпли, ә хәйләкәр Мәче бер читтән моны күзә теп тора икән. Шулай карап-карап торган да Мәче, ялт сикереп, Чыпчыкны канатыннан эләктереп алган.

Менә хәзер рәхәтләнеп тамак ялгыйм! дип мырлаган Мәче.

Нишлисез, Мәче әфәндем? Әллә чынлап та мине ашамакчы буласызмы? дип чыркылдаган Чыпчык.

Ашамыйча, тагын нишлим мин синең белән? Хәзер кабам да йотам! дигән дә Мәче Чыпчыкның муенын авы зына капкан.

– Оятыгыз бармы сезнең, Мәче әфәнде? дип өзгәләнә-өзгәләнә чыркылдаган Чыпчык. Юынмаган килеш кем ашарга утыра инде? Хуҗагызның юынмыйча ашаганын күр гәнегез бармы?

Монысы дөрес инде, дип, Мәче йомшак тәпие белән битен юарга тотынган. Мәче тырнагыннан ычкынган Чыпчык канатларын җил пегән дә очып киткән. Мәченең моңа бик тә ачуы килгән билгеле.

Болай булмый бу. Бүтән мине алдый алмассың! дип, тешләрен шыгырдаткан ул. Кешеләр теләсә нишләсен, ә мин башта ашыйм, аннары гына битемне юам.

Шушы көннән башлап мәчеләр ашап туйгач кына битләрен юалар, ди.

Литва халык әкияте

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»