Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 июля 2019 12:56

Авазларны дөрес әйтергә өйрәнәбез

Җил Җилбер – җилбер җилбәзәк, Җилпәзәле илгәзәк. Җәяүле дә, атлы да, Җилфердек канатлы да. Кызык Бу «кызык» бигрәк кызык. Алдан укы – ул «кызык», Арттан укы – ул «кызык». Тик әйтмә аны бозып. «К» ны «к» дию кирәк, «З» ны «з» дию кирәк. «Ы» ны ялгыш «ый» дисәң, Кызыклана бигрәк....

Җил

Җилбер – җилбер җилбәзәк,

Җилпәзәле илгәзәк.

Җәяүле дә, атлы да,

Җилфердек канатлы да.

Кызык

Бу «кызык» бигрәк кызык.

Алдан укы – ул «кызык»,

Арттан укы – ул «кызык».

Тик әйтмә аны бозып.

«К» ны «к» дию кирәк,

«З» ны «з» дию кирәк.

«Ы» ны ялгыш «ый» дисәң,

Кызыклана бигрәк.

«Кызык» болай да кызык.

Син артык китмә кызып,

«Кызык»ның үзен узып.

***

Бер быжан чәчәккә кунган,

Выжылдый да выжылдый.

—             Минем җырым шулай бит, – ди,

—             Әйдә син дә кушыл, – ди.

Выжылдаган бөҗәкләрне

Күрсәм, жу итә йөрәк.

Миннән ярдәм көтәләр күк,

Жәлләтәләр бигрәк.

***

Сыерчык, сыерчык,

Нинди матур сызгырчык!

***

Быж – быж килә бер быжан,

Шөпшә түгел ул – быжан.

Кигәвен дә түгел ул,

Ә аларга охшаган.

Быжан – быжан, быж – быжык,

Син мине чага күрмә.

Тавышың ай – яй яман,

Өебезгә дә кермә.

Фото: pixabay.com