Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 октября 2019 11:58

Кап та коп

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр: Без-без, без идек, Без унике кыз идек; Базга төштек бал ашадык, Келәткә кердек май ашадык; Өйгә мендек өйрә эчтек, Коега төштек су эчтек; Бер тактага тезелдек, Таң атканчы юк булдык,...

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык;

Өйгә мендек өйрә эчтек,

Коега төштек су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом! —диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:

— Күктән кемнең өе башына төштең? — дип сорыйлар.

Ул берәр таны ш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына йә маңгаена шулар санынча чиртеп ала. Уен тагын яңадан башлана.

Фото: pixabay.com