Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 октября 2019 13:21

Тел шомарткычлар

Карама Карамага карама Карама, карама, карамага карама, Карамага карасаң, ике күзең карала. Абага Абагага бага-бага Башым бәрдем баганага. Кара карга баласы Кара карганың кара баласы туган көннән бирле акыра да акыра, әнисен чакыра: «Карр, карр, карр!» Ш-ш-ш Елмая күктә ………(кояш). Ша-ша-ша Әйтерсең ул……….(сары шар). Шы-шы-шы Ян тәрәзәгә каршы Үсеп утыра...

Карама

Карамага карама

Карама, карама, карамага карама,

Карамага карасаң, ике күзең карала.

Абага

Абагага бага-бага

Башым бәрдем баганага.

Кара карга баласы

Кара карганың кара баласы туган көннән бирле

акыра да акыра, әнисен чакыра: «Карр, карр, карр!»

Ш-ш-ш

Елмая күктә ………(кояш).

Ша-ша-ша

Әйтерсең ул……….(сары шар).

Шы-шы-шы

Ян тәрәзәгә каршы

Үсеп утыра …………(чыршы).

Шу-шу-шу

Әйдә монда утырма,

Я чана, чаңгыда …..(шу).

Поезд

Поезд бара – дың-дың-дың!

Тәгәрмәчләр – чың-чың-чың!

Поезд тауга менә – пуф-пуф-пуф!

Ничек ардым – уф-уф-уф!

Поезд таудан төшә – дың-дың, чың-чың!

Станциягә җитте – ш-ш, ч-ч!

***

Тышка чыктык,

Кулга пычкы тоттык.

Утын кистек:

Зиӊ-зиӊ, зиӊ-зиӊ.

Ике кулга балта тоттык,

Утын ярдык:

Ддак-ддак, дддак-дддак.

Өйгә кайттык.

«Л»

Ла – ла  – лампа

Ла – ла – бала бал ала.

Ли – ли – әлли  – бәлли бәү итә.

Лык – лык – күлдә балык бар.

Лык – лык – орлык

Лек – лек – күзлек

Ләк – ләк – бүләк

Лан – лан – болан

Лан – лан – балан

Лы – лы – Чаллы

Лар – лар – таллар

Аю

Лап – лоп атлап,

Урман яклап

Килә аю баласы.

Балның тәме

Белгән икән:

Килә бездә каласы.

«Р»

Ра – ра – ра- ра – ромашка

Ромашкалар урманда

Ромашкалар кырларда.

Ур – ур – урман матур

Ур – ур – урак урам мин.

Ур – ур – урамнан барам.

Ра – ра – ра – ра – яратам.

Ер – ер – ер – ер  – сыерчыклар

Ра – ра – ра – ра – ракетага

Ра – Ра – Рамил утырган.

Ра – ра – ра – ра – ракетаны

Җир тирәли очырган

«Б»

Бора – бора борауны,

Борһан тишкән бураны.

Шул тишектән бураны

Тутырган кар бураны.

Трактор

Трак – трак – трактор,

Басуларны урап тор,

Үләннәрне тураттыр.

«Башка эшләр бармы?» –  дип,

Һәрчак бездән сорап тор.