Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 декабря 2019 13:57

Тизәйткечләр

Җылы җәйнең көннәрендә Җәймә тау итәгендә Җизни кызы Җәүһәрия Җиләк җыя чиләгенә. Җиләк ,җиләк,җиләкләр, Бик тиз тулмый чиләкләр. Тулыр иде чиләге, Юк бит аның җиләге. Җидегәндә җиде кыз, Җиргә якын ул йолдыз. Җиргә якын җидегәндә Җиде йолдыз,җиде кыз. Капкага капка каршы, Капкага капка капма-каршы. Кулда тукмак, Алыйк кер тукмап: Тукта,...

Җылы җәйнең көннәрендә Җәймә тау итәгендә Җизни кызы Җәүһәрия Җиләк җыя чиләгенә.

Җиләк ,җиләк,җиләкләр,

Бик тиз тулмый чиләкләр.

Тулыр иде чиләге,

Юк бит аның җиләге.

Җидегәндә җиде кыз,

Җиргә якын ул йолдыз.

Җиргә якын җидегәндә

Җиде йолдыз,җиде кыз.

Капкага капка каршы, Капкага капка капма-каршы.

Кулда тукмак, Алыйк кер тукмап: Тукта, тукта, тукмама, Тукма, тукма, туктама! Туктап тукмап булмый ул, Тукмап тукмак тынмый ул.

Карамалының кара малаена чана карамаларга биргән идем, карамалады микән шул кара малай, карамаламады микән ул кара малай.

Карамаласа карап кайт, карамаламаса карганганына, карганмаганына карамыйча алып кайт. Ул карамаламаса, үзем карамалармын.

Талга кунар бер тартар, Ул тартарны тал тартыр,

Тартар басып талны тартыр,

Тал тартыр, тартар калкыр, Тартар калкыр, тал тартыр.

Тәкәрлек, тәкәрлек, Тәңкәң булса миңа бир.

Торма тора тырмада,

Торна төште тырмага.

Торма, торна, тырмада.

Торна, торма тырнама.

Тукта, тотыйм тырманы,

Торна туктап тормады.

Тотып торам тырманы,

Торна тишкән торманы.

Тук, так, тук, так.

Тукмап, тукмап талса тукмак,

Тора туктап, гайрәт туплап.

Туктап, туктап туйса тукмак,

Тагын тукмат тук, так, тук, так.

Фото: pixabay.com