Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 декабря 2019 10:24

Табигать күренешләре турында табышмаклар

Иртә килә, кич кайта. (Кояш) Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш) Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Йолдызлар һәм ай) Аяксыз, кулсыз, капка ача. (Җил) Агач бөгә – кулы юк, йөри торган юлы юк. Ачуланса – сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил) Аягы юк, кулы юк, үзе сүрәт төшерә....

Иртә килә, кич кайта. (Кояш)

Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Йолдызлар һәм ай)

Аяксыз, кулсыз, капка ача. (Җил)

Агач бөгә – кулы юк, йөри торган юлы юк. Ачуланса – сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил)

Аягы юк, кулы юк, үзе сүрәт төшерә. (Суык)

Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк.

Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык)

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы)

«Күктән килде, җиргә иңде»(Болыт, яңгыр)

«Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым» (Кар)

Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)

Яз килсә, киенә, көз килсә, чишенә. (Җир)