Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 августа 2020 07:12

Бармак уеннар

  Уенчыкларның исемнәрен әйтә-әйтә, балалар бармакларын бөгеп баралар. * Бабай алды барабан, Әби алды бөтерчек, Әти алды машина, Әни алды сикергеч, Ә мин алам бер зур туп, Уйныйм, тупны сикертеп. * Баш бармагым туп була, Имән бармак — бөтерчек. Урта бармак була шакмак, Атсыз бармак — сикергеч. Чәнти бармак —...

 

Уенчыкларның исемнәрен әйтә-әйтә, балалар бармакларын бөгеп баралар.

* Бабай алды барабан,

Әби алды бөтерчек,

Әти алды машина,

Әни алды сикергеч,

Ә мин алам бер зур туп,

Уйныйм, тупны сикертеп.

* Баш бармагым туп була,

Имән бармак — бөтерчек.

Урта бармак була шакмак,

Атсыз бармак — сикергеч.

Чәнти бармак — барабан,

Сана, әйдә, яңадан.

* Бу бармак — кыяр,

Бусы — кәбестә,

Бу бармак — кишер,

Бусы — чөгендер,

Ә бусы суган булды —

Менә кәрзинем тулды.

(бармакларны йодрыклыйлар)

* Баш бармак була бүре,

Имән бармагым — төлке,

Урта бармагым — керпе,

Атсыз бармагым — аю,

Чәнти бармагым — куян,

Куянны кая куям?

 

Фәрсия Зиннурова