Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 сентября 2019 08:16

Олылар көненә шигырьләр

Габдулла Тукай Бабай Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе, Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе. Яңак, маңлай җыйрылмаган, тешләр дә сау, Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе. Җитеп килә инде аның җитмеш яше, Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче. Бабай, мискин, бу дөньяда күпне күргән, Үлеп беткән инде...

Габдулла Тукай

Бабай

Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе,

Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.

Яңак, маңлай җыйрылмаган, тешләр дә сау,

Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.

Җитеп килә инде аның җитмеш яше,

Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче.

Бабай, мискин, бу дөньяда күпне күргән,

Үлеп беткән инде аның күп яшьтәше.

Галимҗан Латыйп

Минем әбием

Әбием күзлек кия,

Чәчләренә ак кунган.

Бер көн дә соңга калмый,

Иртүк тора йокыдан

Әбекәй, алтыным,

Минем иң якыным.

Яратам, яратам мин аны!

Шәүкәт Галиев

Дәү әнигә күчтәнәч

Тутырдык без тартмага

Өрек, йөзем, алманы,

Салдык чәй дә, конфет та –

Буш урыннар калмады.

Әй, сөенер дәү әни,

Килеп төшкәч күчтәнәч.

Кызык булыр ул аңа

Алдан белеп китмәгәч.

Салават Рәхмәтуллин

Басуда

Дәү әти буразна яра,

Әтием ашлык ура.

Әтием урган ашлыкны

Абыем ташып тора.

...Дүртәүләп кайтабыз кичен –

Сузыла күләгәләр.

Арыганнар, ахры... мине

Алмашлап күтәрәләр...

Шәүкәт Галиев

Борау

Сорамадым соравын,

Алдым бабай боравын.

Нинди файда эшлисе,

Кайда, нәрсә тишәсе?

Борауны борам, борам,

Борам, остара барам!

Боравымны кулдан алып,

Колакны борды бабам...