Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 сентября 2019 11:01

Сәгатьле Сәгыйть

Сәгате бар Сәгыйтьнең, Әллә аңа булганга, Бер дәрестә йөз тапкыр Карап ала ул аңа. Укытучы: – Биш бишең, Яле, ничә була? – ди. Сәгыйть торып басуга:  – Тиздән унбер була, – ди… Нинди шау-шу?! Сәгате Йөри ласа келт-келт-келт, Тик класска кушылып Көлгән кебек кет-кет-кет… Сәгать куеп каршына Ашый Сәгыйть ашын да. Хәзер аның сәгате...

Сәгате бар Сәгыйтьнең,

Әллә аңа булганга,

Бер дәрестә йөз тапкыр

Карап ала ул аңа.

Укытучы:  Биш бишең,

Яле, ничә була?  ди.

Сәгыйть торып басуга:

 – Тиздән унбер була,  ди…

Нинди шау-шу?! Сәгате

Йөри ласа келт-келт-келт,

Тик класска кушылып

Көлгән кебек кет-кет-кет…

Сәгать куеп каршына

Ашый Сәгыйть ашын да.

Хәзер аның сәгате

Кулда түгел  башында

Хәкимҗан Халиков