Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 сентября 2019 11:14

Анаграммалар

Мин яшелчә булып калам, Кай яктан укысаң да. Уңдырышлы җирне сайла Яз көне утыртканда. ( Кабак.) Кайсы яктан укысаң да, Ул иң якын туганым, һәркем күрә минем өчен Аның үлеп торганын. (Апа.) Туксан тешле абзыкай Кырда тузан туздыра. Хәрефләре «адашса», Үзенең бар гомерен Җир астында уздыра. (Тырма, тамыр.)  Үз гәүдәңдә...

Мин яшелчә булып калам,

Кай яктан укысаң да.

Уңдырышлы җирне сайла

Яз көне утыртканда.

( Кабак.)

Кайсы яктан укысаң да,

Ул иң якын туганым,

һәркем күрә минем өчен

Аның үлеп торганын.

(Апа.)

Туксан тешле абзыкай

Кырда тузан туздыра.

Хәрефләре «адашса»,

Үзенең бар гомерен

Җир астында уздыра.

(Тырма, тамыр.) 

Үз гәүдәңдә булса да,

Күз күрмәслек урын ул.

Хәрефләре «адашса»,

Асыл сыйфат булыр ул.

(Арка, кара.)

Кайсы яктан укысаң да,

Үзең белән гел бергә.

Агарса да, үсүеннән

Туктамый ул гомергә.

(Чәч.)

Сулдан уңга —

Кирәк чакта

Килеп җитә.

Уңнан сулга —

Гаеплене

Хөкем итә.

(Дус, суд.)

Хәкимҗан Халиков