Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 сентября 2019 11:37

Көз турында шигырьләр

Көз җитте Муса Җәлил Киң болыннарда, Урман-кырларда, Агачлар, гөлләр Кибеп сулдылар. Уйсу җирләрдә, Елга, күлләрдә, Көзге салкыннан Сулар туңдылар. Көннәр суынды, Чишмәләр тынды. Безне калдырып, Кошлар да китте. Кошлар шикелле Бергә гөр килеп, Мәктәптә укыр Вакытлар җитте. Көз Резеда Вәлиева Ни арада җәй үткән, Алтын көз килеп җиткән . Җимешләр...

Көз җитте

Муса Җәлил

Киң болыннарда,

Урман-кырларда,

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә,

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып,

Кошлар да китте.

Кошлар шикелле

Бергә гөр килеп,

Мәктәптә укыр

Вакытлар җитте.

Көз

Резеда Вәлиева

Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән .

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

Алмалар әй уңганнар,

Кызарышып тулганнар,

Балга манып алганмыни,

Шундый татлы булганнар.

Әй ямьле дә урманда

Кояш карап торганда.

Тиен уйный сикереп,

Гөмбә утыра көлеп.

Очыргычлар ясадык без,

Китереп бар шартына

Һәм очырдык зәңгәр күкк ә

Киек казлар артыннан.

Фото: pixabay.com