Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 сентября 2019 12:32

Йөзек кашы

Повесть Каберлек өстендә үсеп утырган карт агачларның ак бәскә күмелгән ботаклары, хәрби оркестрның каты яңгыравыннан куркынган төсле, кинәт калтыранып куйдылар, алардан кар тәлгәшләре коелды. Оркестр соңгы мәртәбә Шопенның матәм маршын уйнады, озата килүче кызылармеецлар авыр гына кузгалдылар, кайтып киттеләр, тын агачлар һәм салкын кыш кочагында тагын бер җылы кабер калды......

Повесть

Каберлек өстендә үсеп утырган карт агачларның ак бәскә күмелгән ботаклары, хәрби оркестрның каты яңгыравыннан куркынган төсле, кинәт калтыранып куйдылар, алардан кар тәлгәшләре коелды. Оркестр соңгы мәртәбә Шопенның матәм маршын уйнады, озата килүче кызылармеецлар авыр гына кузгалдылар, кайтып киттеләр, тын агачлар һәм салкын кыш кочагында тагын бер җылы кабер калды...

Кечкенә тактага:

Бөек Ватан сугышы көннәрендә

фашист варварларына каршы

батырларча сугышып берничә җәрәхәт алган,

курку һәм хыянәт белмәс тугры йөрәкле

АЙДАР КОРБАНОВ

күмелде монда. Тыныч йокла, солдат!

дигән сүзләр язылган иде. Миңа кинәт әллә ничек бик моңсу булып китте. Чаңгыларымны бордым да, йомшак кар өстеннән әкрен генә шуып, каберлектән чыгып киттем. Ләкин, ул яңа кабер янында ниндидер фаҗигале чынлык, сугыш чорының авыр һәм кырыс романтикасы калган төсле булды, кырлардан, тау араларыннан әйләнеп кайтышлый әлеге билгесез каберне тагын сәламләп китәргә булдым.

Мин икенче кат әйләнеп килгәндә, ул кабер янында шинель кигән бер ханым, ак йөзле, әллә нинди яшерен моң белән тулган кара күзле, шактый өлкән яшьләрдәге бер хатын басып тора иде. Кигән киемнәренә, знакларына карап, мин аның ул елларны Казанда ачылган күп санлы хәрби госпнтальләрнең берсендә эшләүче военврач икәнлеген белеп алдым, шуннан башкасы билгесез иде һәм шулай билгесез булганга күрә дә ул миндә берьюлы күп төрле кызыксыну уятты.

Мин аңа якынлаша төштем, ул баскан урыныннан аз гына да кузгалмыйча тора бирде, бары тик күзләре генә «читтәнрәк узып китәргә булмадымы сезгә?» дигән төсле, җиңелчә генә шелтәләп карыйлар иде. Миндә, ниндидер җылы сүз табып, бу иптәшнең кайгысын уртаклашырга теләү хисе кузгалды. Озак уйлап тормастан:

Менә бу солдатка хәзер берәү дә комачаулый алмый, дидем, яңа кабергә ымлап. Ханым, аптырау катыш гаҗәпсенү белән, миңа күтәрелеп карады һәм, минем фикерем белән килешкәнлеген сиздереп, ягымлы гына елмайды.

Я солдат, я бала үлә,дип авыр гына әйтеп куйды ул, кабер ягына күз салып. Бу аның минем алда беренче сүзе иде, уйлары урыныннан купкан кеше икәнлеген белү өчен шушы берничә сүз дә бик җиткән иде. Үлемгә каршы кизәнү ишетелеп калды аның бу сүзләрендә. Ак чырайлы ханымның үлемгә каршы кизәнүе ул инде кечкенә нәрсә түгел. Юкка гына кара күзле булып тумагандыр ахры ул.

Без шәһәргә бергә кайттык һәм, сөйләшә торгач, яхшы ук нык танышып та өлгердек. Аның күп заманнардан бирле тик үз күңелендә генә саклап йөртә торган мәхәббәт романтикасы бар икән, башта бик үк ышанып җитмичә, ничектер кыюсыз гына, соңга таба мавыкканнан мавыга барып, ул миңа үзенең хатирәләреннән кайбер сәхифәләрне ачып ташлады.

Әйе, ул да солдат иде һәм, миңа калса, начар солдат та булмаган. Язмыш шуклыгы дип әйтергәме, хәтта исемнәре дә туры килеп тора, ул да Айдар исемле иде, диде ул, сөйләгәннәренә йомгак ясаган кебек итеп.

Һәм минем чын күңелдән кызыксынуымны аңлап, шуның янына тагын әдәбиятка азмы-күпме катнашым барлыгын да белгәч, ул миңа үзендә саклана торган бер дәфтәрне бирергә булды.

Мәрхүм үзе исән чакта госпитальдә язып яткан. Шундый чуар йөрәкле бер кеше иде инде ул. Малай чагыннан ук шулай иде, еллар аны үзгәртә алмады. Истәлек булсын дип соңыннан миңа тапшырдылар, ә мин ул дәфтәр белән нишли алам? Җан көеге генә ул, укыган саен йөрәкне генә телгәли. Ә сез шуның өстендәге кешеләр, сезгә бәлкем эшкә ярап куяр.

Шулай да миннән аерылып үз юлына киткән чакта ул бернәрсәне кабат-кабат исемә төшерде:

Ләкин укып чыккач үземә кайтарып бирерсез... Ни дисәң дә, аныкы ул, минем балалык дусымныкы...

Ханым сүзендә торды тиздән ул мавыктыргыч дәфтәр минем кулыма керде. Мин ул дәфтәрне үзем укып чыгу белән генә, әлбәттә, канәгатьләнә алмадым,

бу тыйнаксызлыгым өчен мәрхүм мине гафу итәр дип уйлыйм. Ул дәфтәрдә, барыннан да элек, тынгысыз йөрәкле кешенең, үз акылы белән үз йөрәген бергә куша алмыйча, бары тик бунтарь йөрәге артыннан гына чабып йөргән һәм шуның аркасында үз гомерендә күп кенә аяусыз ялгышлыкларга, үкенечле югалтуларга дучар булган кешенең, минем һәм синең таныш түгел дусыбыз Айдарның кызыклы язмышы бар. Үрнәк булырлык язмышмы соң бу, диярләр миңа акыллы башлы тәнкыйтьчеләр. Алдан ук әйтәм, түгел. Киресенчә, аның күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый. Әйе, тормышта Айдарлар да бар. Үрнәкме алар, түгелме? Ләкин андыйлар бар һәм, димәк, тормышның бүтән яклары белән бергә аларның да җырга кереп калырга хаклары бар. Ә дөрес нәтиҗәне укучы үзе ясый алыр дип уйлыйм мин авызына чәйнәп салганны көтеп утыра торган яшьтә түгел ул хәзер.

Дәвамы бар

Фатих Хөсни