Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 сентября 2019 10:17

Грамматик табышмаклар

Кеше күрсә, безелдәп Килеп җитә янына. Иҗекләре үзгәрсә, «Гафу ит»,— дип ялына. (Черки, кичер.)   Мин һәрвакыт анда булам, Утын ярып, өйгәндә. Хәрефләрен «адаштырсам», Җәям аны идәнгә. (Лапас, палас.)   Бөтеннең бер өлешен Әгәр таба алсагыз, Шуның хәрефләреннән Икенче сүз ясагыз. (Кисәк, кискә.)   Нибары дүрт хәрефле Җил тимәслек урын...

Кеше күрсә, безелдәп

Килеп җитә янына.

Иҗекләре үзгәрсә,

«Гафу ит»,— дип ялына.

(Черки, кичер.)

 

Мин һәрвакыт анда булам,

Утын ярып, өйгәндә.

Хәрефләрен «адаштырсам»,

Җәям аны идәнгә.

(Лапас, палас.)

 

Бөтеннең бер өлешен

Әгәр таба алсагыз,

Шуның хәрефләреннән

Икенче сүз ясагыз.

(Кисәк, кискә.)

 

Нибары дүрт хәрефле

Җил тимәслек урын ул.

Бер хәрефе күчүгә,

Эш коралы булыр ул.

(Ышык, ышкы.)

 

Биегәндә бу бала,

Биленә җеп урала.

Хәрефләреннән исә

Ясап була яңа сүз,

Бәлки, уйлап карарсыз?

(Орчык, чокыр.)

 

Үткәне бар, хәзергесе…

Шулай сөйли күргәннәр.

Уңнан сулга укылганын

Укыйлар тик белгәннәр.

(Заман, намаз.)

 

Юлга чыксаң, ул да йөрсен

Үзең белән гел бергә.

Уңнан сулга укысагыз,

Әйләнер ул фигыльгә.

(Азык, кыза.)

 

Он да саклый, ашлык та,

Шуңа кереп йөрисең.

Хәрефләре «адашса»,

Үзен инде күрмисең.

Ә шулай да син аның

Иң яхшысын телисең.

(Келәт, теләк.)

Хәкимҗан Халиков