Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 сентября 2019 10:26

Кемгә кирәк, кемгә кирәкми

Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды. Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк. Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны томрып, су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗиның әтисе балыкларны тарта да чыгара,...

Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.

Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.

Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны томрып, су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗиның әтисе балыкларны тарта да чыгара, сөйри дә чыгара, ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. Төшлеккә җитә башлагач, кояш бик нык кыздырырга тотынды, монысын Таҗи да тойды. Әтисе дә. Әтисе, кесәсендәге кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирләрен сөртте. Ә Таҗи:

—  Фу... Нәрсәгә кирәк булды инде бу кояш?! — дип, зәңгәр күктән елмаючыны тиргәргә тотынды.

—  Кемгә кирәк, кемгә кирәкми,— диде әтисе, шуннан тагын ялгады,— кояш бер дә булмаса, һаман төн генә булыр иде, ә төнлә балыклар эләкми. Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр үсмәс, син дә, мин дә булмас идек,— диде.

Кояш кыздыргач, балык та эләкми башлады. Таҗи кояшны ачуланып торганда, кинәт җил күтәрелде. Көзге кебек тигез елга өсте шадраланды. Дулкын кузгалды, калкавычлар бер күтәрелделәр, бер төштеләр. Дулкын кузгалды, балык чиртүе дә беленми башлады. Таҗи:

—   Фу, нигә кирәк булды инде бу җил?! — диде.

—   Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе.

Елга өстендә җилкәнен киергән көймә йөзде. Тау башындагы тегермәннәр, берсеннән-берсе узышып, әйләнә башладылар.

Әтисе Таҗига:

—    Әнә күрәсеңме, җилкән белән җилне ничек җиккәннәр. Җил көймәне этеп бара. Җил әнә тегермәннәрне дә әйләндерә. Ул тегермәндә орлыклар онга әйләнәләр. Ә ул оннан әниең күмәч пешерә,— диде.

Шул арада җил күк читеннән болытларны куып китерде дә, кара-кучкыллы болытлардан яңгыр төшкәли башлады.

—    Фу, яңгыр нигә кирәк булды инде, елгада болай да су күп ич! — диде Таҗи.

—    Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе. Ашлык сукканда, печән җыйганда, безнең кебек балык тотканда яңгыр кирәкми. Ә менә бу болыннардагы үләннәр, урманнардагы агачлар, кырлардагы игеннәр үссен өчен яңгыр бик кирәк,— диде.

Яңгыр астында алар аталы-уллы икәүләп кармакларын чорнадылар.

Шулчак яшен яшьнәде, күк күкрәде. Коеп яңгыр яварга тотынды. Таҗи әтисенең көчле сүзләре астында тәмам җиңелгән иде инде.

Ул:

—   Яңгыр, яу, яу, чиләкләп-чиләкләп! — дип кычкыра-кычкыра, агач ышыгына йөгерде.

Бераздан әтисе дә килеп җитте. Ул:

—   Табигатьтә барысы да кирәкле, улым,— диде, ачылып килә торган офык читенә күз төшереп.— Эх, яңгыр артыннан балык шәп эләгәчәк соң! — дип куйды.

Абдулла Алиш