Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 сентября 2019 10:19

Башы да бар югыйсә…

Һәммәбезнең билгеләре «Дүртле» белән «бишле» генә. Ә Гөлсемнең — ташка үлчим — Барлык фәннән «өчле» генә. Югыйсә бит башы да бар. Әйтсәң, «Исем китә, — ди ул. — Сыер савар өчен миңа «Өчле»се дә җитә», — ди ул. Шак лар каттык: «Кара, — дибез, Менә икән эш нәрсәдә!» Нәрсә булыр,...

Һәммәбезнең билгеләре

«Дүртле» белән «бишле» генә.

Ә Гөлсемнең — ташка үлчим —

Барлык фәннән «өчле» генә.

Югыйсә бит башы да бар.

Әйтсәң, «Исем китә, — ди ул. —

Сыер савар өчен миңа

«Өчле»се дә җитә», — ди ул.

Шак лар каттык: «Кара, — дибез,

Менә икән эш нәрсәдә!»

Нәрсә булыр, әтиләр дә

Тик «өчле»гә эшләсәләр?

 Хәкимҗан Халиков