Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 сентября 2019 13:02

Акыл теше кемгә чыга?

Абый нигә дәшми дисәм, Ник яңагын тоткан дисәм, Бүген аңа Акыл теше чыккан икән!   Сорадым мин әниемнән: — Акыл теше кемгә чыга Әни әйтте: — Әйткән сүзне тыңлаучыга.   Сорадым мин әтиемнән: — Акыл теше кемгә чыга? Әти әйтте: — Үз сүзендә торучыга. Сорадым мин әбиемнән: — Акыл теше...

Абый нигә дәшми дисәм,

Ник яңагын тоткан дисәм,

Бүген аңа

Акыл теше чыккан икән!

 

Сорадым мин әниемнән:

— Акыл теше кемгә чыга

Әни әйтте:

— Әйткән сүзне тыңлаучыга.

 

Сорадым мин әтиемнән:

— Акыл теше кемгә чыга?

Әти әйтте:

— Үз сүзендә торучыга.

Сорадым мин әбиемнән:

— Акыл теше кемгә чыга?

Әби әйтте:

— Укып гыйлем җыючыга.

 

Сорадым мин үз-үземнән:

— Сабырлыгың чыдар микән?

Ай-һай әле

Сиңа ул теш чыгар микән?..

Шәүкәт Галиев