Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 сентября 2019 06:51

Кем тизрәк таба?

Бу уенда Айзирәк, Борһан, Маннан, Хисмәт, Гакыйль, Гыйззәт, Әлфия һәм Габделхак катнаша. Айзирәк табышмак әйтүгә, аның каршында тезелеп торган балаларның берсе кул күтәрә. Әгәр табышмакка беркем дә җавап таба алмаса, Айзирәк үзе әйтә. Айзирәк. Табышмак әйтәм, Ягез, кем таба? Иң тапкыр кеше Чыксын уртага. Борһан. Кичә Айга барып кайттым, Бүген...

Бу уенда Айзирәк, Борһан, Маннан, Хисмәт, Гакыйль, Гыйззәт, Әлфия һәм Габделхак катнаша.

Айзирәк табышмак әйтүгә, аның каршында тезелеп торган балаларның берсе кул күтәрә. Әгәр табышмакка беркем дә җавап таба алмаса, Айзирәк үзе әйтә.

Айзирәк. Табышмак әйтәм,

Ягез, кем таба?

Иң тапкыр кеше

Чыксын уртага.

Борһан. Кичә

Айга барып кайттым,

Бүген бардым

Марска.

Шулай булгач, иң беренче

Үзем чыгам ярышка.

Айзирәк. Беркайчан да төбе юк,

Күтәрергә җебе юк.

Ни булыр бу, синеңчә?

Борһан. Минемчәме? Минемчә…

(Нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, аптырап кала. Аннары табышмакны кабатлый.)

Беркайчан да төбе юк,

Күтәрергә җебе юк.

(Авызын бозып, иңбашларын сикертә.)

Айзирәк (Маннанга карап).

Нәрсә инде,

Маннан, бу?

Маннан. Нәрсә булсын — ялган бу.

Айзирәк. Канаты юк, үзе шундый очына: Авызыннан саесканнар очыра. Беләсеңме, ә монысы кем инде?

Маннан. Ялганчы бу. Шуннан үзең бел инде.

Борһан. Күп сөйләнеп йөр әле!

Бәлки, үзеңдер әле?!

Айзирәк. Капкачы юк, төбе дә,

Кунмый аңа чебен дә.

Ә монысы ни инде?

Үзең җавап бир инде?

Борһан дәшми.

Маннан. Нәрсә булсын — «д е р» инде.

Борһан бүтәннәр янына барып баса да Маннан белән Айзирәккә каш астыннан карап тора.

Айзирәк. Каш астыннан карар ул,

Көтмәгәндә кадар ул.

Маннан. Бусы?.. Бусы?..

Аһ, оттың!

Айзирәк. (балаларга карап).

Бусы кем соң?

Беркем дә дәшми.

Айзирәк. А с т ы р т ы н…

(Аннары Хисмәткә карап.)

Шар эчендә алтын таҗ,

Ә югалтсаң — табылмас.

Бу — нәрсә?

Хисмәт. Кәбестә.

Айзирәк. Нәрсә-ә-ә?

Хисмәт. Кәбестә-ә-ә.

Айзирәк. Алай булса ни өчен?

Хисмәт. Әллә шуны белмисең?!

Кәбестә бит шар сыман,

Яфраклары таҗ сыман.

Айзирәк. (табышмакны кабат әйтә).

Шар эчендә алтын таҗ,

Ә югалтсаң — табылмас.

Синеңчә, ничек, Гакыйль?

Гакыйль. Акыл.

Хисмәт. Булыр инде!

Айзирәк. (Әлфиягә карап).

Кыек атсаң да тия.

Бу ни инде, Әлфия?

Әлфия. Минемчә, бу — туры сүз

Атып-атып та тимәсә,

Булыр иде коры сүз.

Айзирәк. Беркемгә дә күренми,

Сөйләмәсәң беленми.

Ә монысы ни инде?

Әлфия. Күренмәгәч — җен инде.

Айзирәк (көлеп торган Хисмәткә карап).

Ә синеңчә?

Хисмәт. Минемчә, чир бу.

Айзирәк. Юк инде, с е р бу.

Борһан. (Хисмәткә).

Син дә инде!..

Болай булгач, җиңә инде.

Айзирәк. (Борһанга).

Син шатлансаң кара көя,

Я, бу нинди кара көя?

Борһан. (авыз эченнән генә).

Көя булгач көя инде.

Йон костюмга тия инде.

Айзирәк. И, к ө н ч е,

Мондый булма икенче.

Хисмәт белән Борһан урыннарына барып басалар.

Борһан. Болай булгач, беренче

Урынны алды бу.

Мөгаен, алдый бу?’

Габделхак. Нигә алдасын инде?!

Тагын берәр табышмак

Әйтеп карасын инде.

Айзирәк. Юлдашы ул көнченең,

Уена да керми ул

Кеше булган кешенең.

Габделхак. Мин әйтимме?

Айзирәк. Әйдә әйт.

Габделхак. Гайбәт.

Айзирәк. Уйна да көл,

Укы да бел.

Вакыт җиткәч,

Туктый да бел.

Ә белмәсәң —

Оттырырсың.

Шуның белән

Җитеп торсын.

Аннары уенга йомгак ясала. Иң күп җавап тапкан кеше җиңүче була.

Хәкимҗан Халиков

Фото: pixabay.com