Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 октября 2019 11:18

Һәркемнең үз эше

Көннәрдән беркөнне куян белән маймыл очрашканнар да бер-берсе белән дус булышканнар. Аннан соң бер-берсенең начар гадәтләрен бетерү өчен, куян як-якка карамаска, маймыл бер дә кашынмаска дип үзара сүз куешканнар. Куян як-якка карамыйча ярты көн түзгән, артык чыдый алмагач, хәйләгә сабышкан: — Мин шулай-шулай урта яшьләрдә вакытта, куян халкы белән бүре...

Көннәрдән беркөнне куян белән маймыл очрашканнар да бер-берсе белән дус булышканнар. Аннан соң бер-берсенең начар гадәтләрен бетерү өчен, куян як-якка карамаска, маймыл бер дә кашынмаска дип үзара сүз куешканнар. Куян як-якка карамыйча ярты көн түзгән, артык чыдый алмагач, хәйләгә сабышкан:

— Мин шулай-шулай урта яшьләрдә вакытта, куян халкы белән бүре халкы арасында бик каты сугыш булды, дошман безгә бу яктан да, теге яктан да килә иде... — дип, тиз генә як-якка каранып алган.

Маймыл да, шунда ук, аңа ияреп, болай дип хәйләләшергә керешкән:

— Мин кечкенә вакытта да бер бик каты сугыш булды, шул сугыш вакытында минем бу төшем дә, теге төшем дә тишелде,— дип, тәненең кычыткан җирләрен тиз-тиз генә кашып алган, имеш, ди.

Шулай итеп куян да, маймыл да бер-берсенә биргән вәгъдәләрен тыштан гына үтәгәннәр. Куян як-якка карамаган, маймыл да кашынмаган исемен алып, үзләре һаман шунда каранып та, кашынып әле дә булса бергә торалар, ди.

Нәкый Исәнбәт

Фото: pixabay.com