Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 октября 2019 07:17

Самими теләк

Яшәгән ди, булган ди ике дус. Алар бик яхшы аерылмас дуслар булганнар, ләкин икесе ике төрле. Бер-берсенә охшамаганнар. Берсе бик көчле һәм батыр, ә икенчесе зәгыйфь, куркак булган һәм бик еш авырган. Башка балалар урамда футбол, хоккей һәм куышлы уйнаганда, икенче дус өйдә утырган һәм башкаларның ничек уйнаганнарын тәрәзәдән генә...

Яшәгән ди, булган ди ике дус. Алар бик яхшы аерылмас дуслар булганнар, ләкин икесе ике төрле. Бер-берсенә охшамаганнар. Берсе бик көчле һәм батыр, ә икенчесе зәгыйфь, куркак булган һәм бик еш авырган.

Башка балалар урамда футбол, хоккей һәм куышлы уйнаганда, икенче дус өйдә утырган һәм башкаларның ничек уйнаганнарын тәрәзәдән генә күзәткән. Барысына да бик күңелле, ә аңа киресенчә күңелсез. Ул дуслары белән бергә уйный алмый, чөнки урамда уйнаганнан соң бик каты авырый.Ул үзенең аерылмас дустына бик кызыга, аңа үпкәли һәм бик еш елый икән.

Менә, ниһаять, күптән көтелгән әкияти һәм тылсымлы бәйрәм - Яңа ел җитте. Ә безнең малай бик кәефсез. Ул хәтта Яңа елны каршыларга да теләмәде һәм Кыш Бабайдан бүләк тә сорамыйча ятып йоклады. Башка балалар Яңа ел төнендә Кыш Бабайдан кыйммәтле бүләкләр, уенчыклар көтсәләр, ә безнең малайның иң көчле бердән бер самими теләге - ул терелергә һәм башка балалар кебек сау-сәламәт, гадәти малай булырга тели.

Менә, ниһаять, шушы тылсымлы Яңа ел төнендә безнең малайның самими теләге кабул булды. Кыш Бабай һәм Яңа ел могҗизалы төнендә, безнең малай үзенең дусты кебек гадәти малайга әверелде. Хәзер ул үзенең дуслары белән урамда уйный ала һәм авырмый.

Шулай итеп Яңа ел төнендә бөтен самими теләкләр чынга аша.

Нигъмәтҗанова Зөһрә