Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 октября 2019 11:17

Рәхмәт өчен түгел

Дәү әниләр күршесендә нәселсез, гади генә бер эт бар. Андый этне өйрәтеп булмый, диләр. Ләкин ул бик акыллы этләрдән дә акыллырак булып чыкты. Бөтен авыл тыныч йоклап яткан таңда шул этнең һаулап өргән тавышы ишетелде. Маэмай, өрә-өрә, бер өйдән икенчесенә чаба икән. Кешеләрне махсус уятып йөргән кебек. Чынлап та, шулай...

Дәү әниләр күршесендә нәселсез, гади генә бер эт бар. Андый этне өйрәтеп булмый, диләр. Ләкин ул бик акыллы этләрдән дә акыллырак булып чыкты.

Бөтен авыл тыныч йоклап яткан таңда шул этнең һаулап өргән тавышы ишетелде. Маэмай, өрә-өрә, бер өйдән икенчесенә чаба икән. Кешеләрне махсус уятып йөргән кебек. Чынлап та, шулай икән. Эт тавышына хәтта бер малаң да уянды. Һәм урамга чыгып йөгерде. Малай белән тагын берничә кеше күренүгә, эт сазлыкка таба чапты. Малай аңа иярде. Барса, сазлыкта — сыер! Баткан. Эт артыннан иярергә кирәклеген аңламаган агайлар янына барып, малай хәлне сөйләп биргәч кенә, тегеләр дилбегәләр, колгалар күтәреп, сазлыкка таба киттеләр. Сыерны коткардылар.

Сазлыкта төн буе «камыр баскан» сыерның хәле тәмам беткән иде. Тыныч кына ятып калды. Ә үзе, күзләрен мөлдерәтеп, эткә карый... Сыер теләген сизеп булса кирәк, күрше абый:

— Булдырдың, Сарбай, син хәбәр итмәсәң, сыерсыз калган идек бит,— дип, маэмайның аркасыннан сыйпап сөйде. Абзыйның сүзен бүтәннәр дә җөпләделәр. Ләкин эт мактауга игътибар итмәде. Чөнки эт бу эшне рәхмәт өчен генә эшләмәде бит.

Әхсән Баян