Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 декабря 2019 13:07

Яңа ел бәйрәменә шигырьләр

Җәвад Тәрҗеманов Яшел чыршы Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра, Безнең бүлмәдә ямь-яшел чыршы утыра. Яшел чыршының очына йолдыз куелган. Яңа елны каршыларга дуслар җыелган. Бүген бәйрәм! Әйлән-бәйлән уйныйк-гөрләшик. Бүген бәйрәм! Бәйләм-бәйләм бүләк өләшик. Һай, Кыш бабай Кемнең кигән киемнәре Энҗе кар бөртекләре? Кемнең көмеш күк сакалы, Чәчләре, керфекләре? Кем...

Җәвад Тәрҗеманов

Яшел чыршы

Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра,

Безнең бүлмәдә ямь-яшел чыршы утыра.

Яшел чыршының очына йолдыз куелган.

Яңа елны каршыларга дуслар җыелган.

Бүген бәйрәм! Әйлән-бәйлән уйныйк-гөрләшик.

Бүген бәйрәм! Бәйләм-бәйләм бүләк өләшик.

Һай, Кыш бабай

Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмеш күк сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур-матур капчыкларга

Күчтәнәч салып килә?

Чаңгы-чанада шуарга

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган,

Кем икән ул, табыгыз...

Әнәс Кари

Кыш бабай бүләкләре

Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырагач еракка,

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

Елмаеп, ул эндәшә:

«Исәнмесез, дусларым!

Ямьле бәйрәм кичендә

Яусын сезгә котлавым.

Нинди әйбәт уйныйсыз

Яшел чыршы янында.

Бүләк биреп, мин сезне

Шатландырыйм тагын да.»

Нур Гайсин

Бер яшькә үстем

Көн салкын, тышта

Уйный кар-буран,

Ак төскә керде –

Бизәлде урам.

Тагын ямьлерәк

Итәргә илне,

Иске ел үтеп,

Яңа ел килде.

Ямьле Кыш бабай,

Килдең син безгә,

Кунак булырсың,

Кер өебезгә.

Кыш бабай, мине

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем,

Син килгән чакта.

Роберт Миңнуллин

Чыршы әйләнәсендә

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:

Яңа ел килә безгә!

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә – тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да, бүләк тә!

Яңа елда чынга ашар

Теләгән һәр теләк тә!

Яңа елның бәхетле ел

Буласын без беләбез.

Шуңа күрә бергәләшеп

Яңа елга керәбез!

Әхмәт Ерикәй

Чыршы

Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз, әйләнеп,

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада.

Кунак булып, ак сакаллы

Бабай килгән бәйрәмгә.

Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар.

Без җырлыйбыз, шатланабыз,

Без – бәхетле балалар!

Мәрзия Фәйзуллина

Кыш бабай

Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә, аягында –

Безнең апа башмагы.