Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 декабря 2019 11:00

Чуар тавык (Рус халык әкияте)

Яшәгән, ди, булган, ди, бабай белән әби. Аларның Чуар тавыклары булган – КЫТ-КЫТАК! КЫТ-КЫТАК! Беркөнне тавык йомырка салган, ләкин гадине түгел, ә алтынны (сул кулыгызның бармакларын түгәрәкләндерегез һәм очларын тоташтырыгыз). Бабай йомырканы ваткан, ваткан (уң кулыгызның йодрыгы белән “йомыркага” бәрегез) – вата алмаган (башыгызны бер яктан икенче якка боргалагыз). Әби...

Яшәгән, ди, булган, ди, бабай белән әби. Аларның Чуар тавыклары булган – КЫТ-КЫТАК! КЫТ-КЫТАК!

Беркөнне тавык йомырка салган, ләкин гадине түгел, ә алтынны (сул кулыгызның бармакларын түгәрәкләндерегез һәм очларын тоташтырыгыз).

Бабай йомырканы ваткан, ваткан (уң кулыгызның йодрыгы белән “йомыркага” бәрегез) – вата алмаган (башыгызны бер яктан икенче якка боргалагыз).

Әби йомырканы ваткан, ваткан (уң кулыгызның йодрыгы белән “йомыркага” бәрегез) – вата алмаган (башыгызны бер яктан икенче якка боргалагыз). Йомырканы киштәгә алып куйганнар.

Шул тирәдә бер тычкан – ПИ-ПИ-ПИ – йөгереп барган (йодрыгыгыз белән тычканның йөгергәнен сурәтләгез). Койрыгы йомыркага тиеп киткән. Йомырка тәгәрәп тә төшкән – БУХ! Урталайга да ярылган. (Кулларыгызны як-якка җәегез)

Бабай елаган. (Кулларыгыз белән битегезне каплагыз)

Әби елаган.   (Кулларыгыз белән битегезне каплагыз)

Ә Чуар тавык аларга болай дигән:

– КЫТ-КЫТАК! Елама, бабай, елама, әби, мин сезгә тагын йомырка салырмын, ләкин алтынны түгел, ә гадине!