Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 декабря 2019 11:13

Балалар бакчасы турында шигырьләр

Ул бакчаны ярата (Г.Лотфи) Көн саен Ләйлә Бакчага килә. Соң гына кайта Кич белән өйгә. Ярата Ләйлә Көн үткәрергә Иптәшләр белән Бакчада бергә. Төрле уенчык, Курчаклар монда. Кайтасы килми Ләйләнең шуңа. – Әнием, – ди ул, – Ашыгып йөрмә. Мине алырга Бик иртә килмә! Безнең бакчабыз (Б.Рәхмәт) Ямь-яшел бакчада Бик...

Ул бакчаны ярата (Г.Лотфи)

Көн саен Ләйлә

Бакчага килә.

Соң гына кайта

Кич белән өйгә.

Ярата Ләйлә

Көн үткәрергә

Иптәшләр белән

Бакчада бергә.

Төрле уенчык,

Курчаклар монда.

Кайтасы килми

Ләйләнең шуңа.

– Әнием, – ди ул, –

Ашыгып йөрмә.

Мине алырга

Бик иртә килмә!

Безнең бакчабыз (Б.Рәхмәт)

Ямь-яшел бакчада

Бик матур бакча бар:

Чын бакча түгел тик, –

Ул – ике катлы өй,

Салганнар безгә дип.

Эче дә, тышы да

Матур бик, чиста бик.

Шул өйне без инде

Йөртәбез «Бакча» дип.

Бик матур шул

Балалар бакчасы.

Иртән (Д.Гарифуллин)

Кикрикүк иртән тора,

Һава ярып кычкыра:

-Торды инде кошлар, – ди, –

Уяныгыз, дуслар, – ди.

Уята Галине дә,

Уята Вәлине дә,

Уята Кәлине дә,

Уята ул мине дә.

Ашыгырга куша ул

Балалар бакчасына.

Анда тәмле әйберләр

Пешкән, ди, барчасына.

Әгәр соңга калсагыз,

Тәмле әйбер  бетәр, ди.

Сездән алдан барыр да,

Песи алып китәр, ди.

Бакчага килгәч (Б.Рәхмәт)

Салкын кыш булса да,

Тышта кар яуса да,

Без өйдә ятмыйбыз,

Барабыз бакчага.

Безне бик яраталар

Бакчада апалар:

Килгәч тә елмаеп,

Кулларын киң җәеп,

Кочаклап алалар, –

Әниләр күк алар.

Элгечләр өстендә –

Буяулы рәсемнәр.

Зәңгәр дә, яшел дә –

Төрлесе бар шунда.

Бар анда мәче дә,

Козгын да, лачын да,

Карчыга, карга да,

Чана да, арба да,

Төлке дә, керпе дә… –

Калмаган берсе дә.

Петяның – пароход,

Пашаның – парашют,

Крокодил – Вилнеке,

Ә әтәч минеке.

Пальтомны  «әтәч» кә

Бирәм мин  килгәч тә.

Бик әйбәт ул «әтәч»!

Ул мине өйрәтә

Ялгышып кешенең

Пальтосын кимәскә.

«Әтәч»кә карыйм да

Табам мин барын да:

Матур тарагым да,

Сөлгем дә, сабын да-

Һәммәсе, һәрвакыт

«Әтәч»ем янында.

Фото: pixabay.com