Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 февраля 2020 07:17

ӘЙБӘТ ТӘ МИНЕМ ӘБИ!

Күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында крәстиян гаиләсендә туа. Фәнискә дүрт яшь чагында әтисе Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда...

Күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында крәстиян гаиләсендә туа. Фәнискә дүрт яшь чагында әтисе Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә.

Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен тәмамлый, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар. 1964 елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы – «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елда бер шәлкем шигырьләре Бөтенсоюз яшь авторлар конкурсында II дәрәҗә бүләккә лаек була һәм, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Розовый олень» исемле күмәк җыентыкка кертелә.

Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче еллар дәвамында авторның балаларга һәм яшь укучыларга атап язган шигъри әсәрләрен һәм хикәяләрен эченә алган «Май төне» (1966), «Бакчалар бәскә төренә» (1967), «Минем елмаю» (1968), «Ачсаң күңел тәрәзәләрен» (1969), «Гел ашыгам» (1970), «Алмалар пешкән чакта» (1971), «Аерылмас дустым» (1975), «Яшел утрау хуҗалары» (1976) исемле җыентыклары нәшер ителә.

ӘЙБӘТ ТӘ МИНЕМ ӘБИ!

Ни тотса шуны булдыра –

Минем әбием шәп тә!

Аның эшләгән эшләрен

Бетералмам сөйләп тә.

Төймәне өздереп кайтсам,

Тагып бирә шалт кына.

Галстугымны югалтсам,

Табып бирә ялт кына.

Китапларны, дәфтәрләрне

Тикшереп, карап тора.

Ертылган битләре булса,

Тота да ябыштыра.

Тәмле сыйлар белән дә ул

Гел мине сыйлап тора.

Мин таратып ташлый торам,

Әбекәй җыйнап тора.

Күңелләре күтәрелә,

Бер ертыкны ямаса.

Минем өчен мәктәпкә дә

Барыр иде... яраса.

Килсә мәктәпкә берәрсе

Онытып кирәк китабын,

Уйлыймын шунда эчемнән:

Әбисе юк, мөгаен.