Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 марта 2020 12:59

Җиде туган-тумача...

Атнада җиде туган — Берсеннән-берсе уңган. Базга төшеп, Дүшәмбе Алып менгән бәрәңге.   Урап кайткач чишмәне, Су китергән Сишәмбе. Тырышкан Чәршәмбе дә: Бәрәңгене әрчегән.   Пәнҗешәмбе табага Аны ваклап тураган. Чыралар телеп, Җомга Ут кабызган утынга.   Кыздырып майда, Шимбә Бәрәңгене пешергән. ...Истән чыккан Якшәмбе, Ул соң нәрсә эшләде? —...

Атнада җиде туган —

Берсеннән-берсе уңган.

Базга төшеп, Дүшәмбе

Алып менгән бәрәңге.

 

Урап кайткач чишмәне,

Су китергән Сишәмбе.

Тырышкан Чәршәмбе дә:

Бәрәңгене әрчегән.

 

Пәнҗешәмбе табага

Аны ваклап тураган.

Чыралар телеп, Җомга

Ут кабызган утынга.

 

Кыздырып майда, Шимбә

Бәрәңгене пешергән.

...Истән чыккан Якшәмбе,

Ул соң нәрсә эшләде? —

Тәмләп ялмап кашыгын,

Бәрәңгене ашаган!

 

Кем соң ул җиде туган? -

Дөрес җавапны табучы

Булыр акыллы, уңган! (Атна көннәре)

Ринат Нуруллин