Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 марта 2020 13:46

Карак песи

Чоландагы ак майга Ияләшкән күселәр. Мин чоланны сакларга Куштым ала песигә: – Мияу, мияу, пескәем! Бар әле син чоланга! Майны сакла күседән, Оясыннан чыгарма! 2. Песи күргәч, күселәр Койрыкларын кыстылар. Йөрмәделәр чабышып, Ярыкларга постылар. – Мияу, мияу, пескәем! Колак салдың сүземә! Каравылдан бушагач, Сөт бирермен үзеңә! 3. Иртә белән майга...

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр.

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә:

– Мияу, мияу, пескәем!

Бар әле син чоланга!

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма!

2.

Песи күргәч, күселәр

Койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып,

Ярыкларга постылар.

– Мияу, мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә!

3.

Иртә белән майга дип

Керсәм, күзем акайды:

Явыз песи берүзе

Ялт итергән акмайны!

– Мияу, мияу, пескәем!

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап беткәнсең!

М.Җәлил