Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 июня 2020 13:24

Батулла бабай әкиятләре

Чурык-чурык патша кызы Батулла Сөйлә дисәгез дә, сөйләмә дисәгез дә, барыбер сөйлим. Әкият «Чурык-чурык патша кызы» дип атала. Бер Патшаның бик тә юбалгы, шапшак, мәгънәсез Кызы булган, ди. Тырнагын кистерергә теләмичә, әтисеннән дә, әнисеннән дә, тәрбиячесеннән дә качып, карават астына кереп йоклый икән. Юынасым килми, чәч тарыйсым килми дип, көне-төне...

Чурык-чурык патша кызы

Батулла

Сөйлә дисәгез дә, сөйләмә дисәгез дә, барыбер сөйлим. Әкият «Чурык-чурык патша кызы» дип атала.

Бер Патшаның бик тә юбалгы, шапшак, мәгънәсез Кызы булган, ди. Тырнагын кистерергә теләмичә, әтисеннән дә, әнисеннән дә, тәрбиячесеннән дә качып, карават астына кереп йоклый икән. Юынасым килми, чәч тарыйсым килми дип, көне-төне елый, ди, үзе. Еламаган чакта берөзлексез чурык-чурык борын тартып утыра, ди. Чистарт борыныңны дигәч, күлмәк итәген кайтарып, борынын сөртә икән бу. Йә булмаса, танавын җиңенә сөртә, ди. Шулай итеп, тора-бара мунча пәрие кебек ямьсезләнеп беткән бу Кыз. Тамагыннан аш үтмәс булган. Йокысы качкан бичараның. Патша әтисе нишләргә белми, ди. Әллә ничә табиб, әллә ничә сихерче, әллә ничә өшкерүче, чуктин-чук, күптин-күп тылсым ияләре Кызны дәвалап караганнар, ләкин барыбер файдасы тимәгән. Шуннан бер Авыл агае Патшага килеп болай дигән:

— Син бу киребеткән Кызыңны миңа бир, мин аны терел тәм!

Патша моңа риза булган! Агай Кызны авылга алып кай тып киткән. Кайтып җитү белән, Патша кызы әй эчендә уйнаклап йөргән кәҗә бәтиләрен күреп, келтерәп көлеп җи бәргән. Палас сугып утыручы әбине күреп шаккаткан, көянтә-чиләкләр белән суга баручы авыл кызларын күреп аптыраган.

Шуннан яши башлаган бу агай өендә. Әкренләп Чурык-чурык патша кызы бәтиләр карарга, палас сугарга өйрәнә башлаган. Ерак чишмәдән көянтә-чиләкләр белән су ташыган, түтәлләргә су сипкән. Чигү чигәргә өйрәнгән, авыл кызлары белән бергә урак урган, кичке уеннарга чыга башлаган.

Берзаман, баксалар, Патша кызы танымаслык булып мату райган. Бу хәбәрне ишетеп, Кызын алырга дип, Патша килеп төшкән авылга. Ләкин Патша кызы сарайга кайтырга телә мәгән.

— Юк, Атам-патша, мин бу авылны яраттым, мин шу шында калам! — дигән Сылу кыз.

Елак әтәч

Батулла

Бер Әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне.

—       Нигә елыйсың, Әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.]

Әтәч һаман елый:

—       И-и-и, томшыгым авырта-та. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.

—       Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй? — дим. |

—       Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, томшыгым сызлый-и-и-и,— дип елый Әтәч.

—       Син бит Әтәч түгел, улым, елама. Алайса тавыклар көләр үзеңнән. Әнә Әтәчкәйдән бөтен тавыклар көлә икән хәзер.

— Елак-елак, елтын колак,

Карама таяк, карт әтәч.

Гарьлек, хурлык,

Бер түбәтәй орлык,—

дип җыр чыгарганнар тавыклар Әтәч турында.

Син бит Әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорам Йә елак Әтәч сыман тешсез калырсың, аннары йоклый ал массың.