Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 июня 2020 06:55

Зилә бакчага бара

— Кик-ри-кү-үү-үк! — дип кычкырды кызыл кикрикле Әтәч.— Бу өйдә ялкаулар ю-ю-юк! Инде таң аткан икән, торыр вакыт та җиткән. — Үс-үс, ү-ү-үс, кызым! — диде Зиләгә әнисе. Зилә күлмәк кия, төймәләрен каптыра. Аннары битен юа, ә Песи карап тора. Песи, песи, пескәем, Уеннан һич туймыйсың, Ник битеңне юмыйсың? Тычканнарың...

— Кик-ри-кү-үү-үк! — дип кычкырды кызыл кикрикле

Әтәч.— Бу өйдә ялкаулар ю-ю-юк!

Инде таң аткан икән, торыр вакыт та җиткән.

— Үс-үс, ү-ү-үс, кызым! — диде Зиләгә әнисе.

Зилә күлмәк кия, төймәләрен каптыра. Аннары битен юа,

ә Песи карап тора.

Песи, песи, пескәем,

Уеннан һич туймыйсың,

Ник битеңне юмыйсың?

Тычканнарың күрерләр

Һәм үзеңнән көлерләр...

Песи бик тә оялды, кулына сабын алды...

Зилә бакчага китә, аны әтисе илтә. Зилә җәяүләп бара: ерак

түгел ич ара.

Килеп җитә ул бик тиз.

Әтисе китеп бара,

Зилә бакчада кала.

Ә бакчада — бәбиләр, бик күп, бик күп тәтиләр.

Зиннур Хөснияр буенча