Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 июня 2020 07:29

Әминә Бикчәнтәева шигырьләре

Туп-туп тубыбыз   Туп-туп тубыбыз, Син — безнең матурыбыз, Тишмәбез дә югалтмабыз, Оста тота кулыбыз. Рөстәм, сиңа да бирәбез, Әйдә, уйныйбыз бергә, Кирәк аны, чөеп-чөеп, Тотып ала белергә. Туп сикерә, син дә сикер, Тыпыр-тыпыр тыпырда, Дуслар белән уйна бергә, Читтә генә утырма.   Беренче адым   Камил әле бик кечкенә,...

Туп-туп тубыбыз

 

Туп-туп тубыбыз,

Син — безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

Рөстәм, сиңа да бирәбез,

Әйдә, уйныйбыз бергә,

Кирәк аны, чөеп-чөеп,

Тотып ала белергә.

Туп сикерә, син дә сикер,

Тыпыр-тыпыр тыпырда,

Дуслар белән уйна бергә,

Читтә генә утырма.

 

Беренче адым

 

Камил әле бик кечкенә,

Үрмәләп йөри инде,

Ә ёлкага бүген менә

Ул тәпи-тәпи килде.

Бүлмәсеннән залга хәтле

Килде берүзе генә,

Ул үзе дә бик куанды,

Куандырды безне дә.

— Әттәтә, әттәтә,

Камил йөри башлаган,

Яңа елны тәпи басып,

Зур үсеп каршылаган.

 

Минем бакчам

 

Иркен һәм матур да

Безнең Туган илебез.

Урманга бай, суга бай

Гөлбакчалы җиребез.

Бәтиләр

 

 

Үсә безнең фермада

Бик күп нәни бәтиләр.

— Бә! — диләр. —

— Бә! — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

— Ничек исемнәрегез? —

Дип сорагач, бәтиләр:

— Бә! — диләр. —

Бә! — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

— Сезгә ничә яшь? — дигәч,

Аңламыйлар бәтиләр:

— Бә! — диләр. —

Бә! — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

— Шәл бәйләргә йон безгә

Бирегезче, бәтиләр!

— Мә! — диләр. —

Мә! — диләр

Бөдрә тунлы бәтиләр.

 

Салкын, саф һава

 

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.