Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 июня 2020 07:53

Тавык белән Сарык

(Болгар халык әкияте) Бер Тавык беркөнне күкәй салып төшкән дә кытакларга, мактанырга тотынган: — Һәммәгез дә тизрәк минем янга килегез! Карагыз нинди матур, нинди ак күкәй салдым! — дигән. Ә аның янында кечкенә кара бәрәне белән тыйнак кына бер Сарык ята икән. Ул бернәрсә дә дәшмәгән. Тавык аның яныннан горур...

(Болгар халык әкияте)

Бер Тавык беркөнне күкәй салып төшкән дә кытакларга, мактанырга тотынган:

— Һәммәгез дә тизрәк минем янга килегез! Карагыз нинди матур, нинди ак күкәй салдым! — дигән.

Ә аның янында кечкенә кара бәрәне белән тыйнак кына бер Сарык ята икән. Ул бернәрсә дә дәшмәгән. Тавык аның яныннан горур гына үтеп киткән һәм:

— Нигә син минем матур ак күкәемне килеп карамыйсың?

Син андый күкәйне сала да алмыйсың бит! — дигән.

— Хуҗаларга һәркем үзе булдыра алганча файда итә, Тавык сеңелкәш. Син аңа күкәй салып бирдең, ә мин бәрән китердем. Ләкин мин моның белән бер дә мактанмыйм.

— Сөйләдең сүз, минем күкәем кыйбатмы да, синең бәрәнең кыйбатмы! — дигән Тавык.

— Әнә безнең хуҗа килә — аннан сорыйк.

Хуҗа бәхәснең нәрсә турында барганын аңлап алган да Тавыкка:

— Нигә син дөнья бетереп кытаклыйсың? — дигән. — Күкәй салдым дип мактанасыңмы? Бер бәрәнгә синеке шикелле ике йөз күкәй алып була! Үзең уйлап кара: әгәр син бер күкәй өчен шулкадәр зур тавыш куптаргач, бәрән кадәр бәрән китергән Сарыкка нишләргә кала?