Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 сентября 2022 11:45

Йокы бабай

(Әкият) Йокларга яратмый торган бер бала булган, ди. Кичен караңгы төшкәч, әннәсе яки әттәсе, бабакае яки әбекәе аны караватка утыртуга, теге бала: — Мин ятмыйм! Мендәр бә-әк! Йокы бә-әк! Бә-әк! — дип акыра-бакыра елый башлый икән. Ә бер кичне аның бу ямьсез сүзләрен ап-ак сакаллы Йокы бабай үзе ишетеп торган...

(Әкият)

Йокларга яратмый торган бер бала булган, ди. Кичен караңгы төшкәч, әннәсе яки әттәсе, бабакае яки әбекәе аны караватка утыртуга, теге бала:

— Мин ятмыйм! Мендәр бә-әк! Йокы бә-әк! Бә-әк! — дип акыра-бакыра елый башлый икән.

Ә бер кичне аның бу ямьсез сүзләрен ап-ак сакаллы Йокы бабай үзе ишетеп торган һәм, бии-ик тә үпкәләп, тиз-тиз китеп барган.

Төн җиткән, ә берәү дә йоклый алмый икән. Мәчеләр мырылдаган. Кетәктәге әтәч-тавыклар, ишегалдына чыгып, арлы-бирле йөгерешә башлаган. Сарайдагы сыерлар өзлексез мөгрәгән, ә атлар тибенә-тибенә кешнәгән. Дуңгызларның мыркылдавына хәтта трактор да чыдап тора алмаган: «Тыртыр-р-р...» — дип тыр-пыр килгән. Йоклый алмый интеккән кешеләр, колак тондыргыч әлеге шау-шудан котылыр өчен, башларын мендәр астына тыкканнар. Моны күреп, теге бала да, үзенең йомшак мамык мендәрен кочаклап:

— Нәнәм... Йокы нәнәм... Нәннә! — дип әйтүен дә сизми калган.

Йокы бабай аның бу акыллы сүзен шундук ишетеп алган. Тылсымлы таягын нәзакәтле генә бер селтәп куюга, барча балалар, ә аннан соң әти-әниләр, әби-бабайлар, кошкортлар һәм хайваннар иртәгесе көнгә кадәр тәмле йокыга чумганнар, ди.

Җәвад Тәрҗеманов