Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 июля 2020 12:47

Нурбәк әкияте

Ике яшьлек Нурбәк әтисенә әйтә: — Әти! Бака күрәсем килә, ди. Бака кайда тора ул? Әтисе Нурбәккә әйтә: — Бака су буенда була ул,— ди. — Су буена барыйк, — ди Нурбәк. Әтисе белән Нурбәк су буена төшеп барганда, аларга тыкрык башында бер оя Каз очрады. — Ка-как-ка-ка-ка-как, — ди...

Ике яшьлек Нурбәк әтисенә әйтә:

— Әти! Бака күрәсем килә, ди. Бака кайда тора ул?

Әтисе Нурбәккә әйтә:

— Бака су буенда була ул,— ди.

— Су буена барыйк, — ди Нурбәк.

Әтисе белән Нурбәк су буена төшеп барганда, аларга тыкрык башында бер оя Каз очрады.

— Ка-как-ка-ка-ка-как, — ди Казлар.

— Әти, Казлар ни әйтә ул? — ди Нурбәк.

— «Нурбәк, кая барасың?» — дип сорыйлар Казлар, — ди әтисе.

— Бака карарга барам,— ди Нурбәк.

— Ка-ка-ка-как, Бакага бездән сәлам әйт! — диләр Казлар.

Тыкрык уртасына җиткәч, Нурбәк белән әтисенә Бозау очрады.

— Му-у-у! — ди Бозау.

— Әти, Бозау ни әйтә ул? — ди Нурбәк.

— «Ну-ур-бә-әк, кая барасы-ың?» — дип сорый Бозау.

— Су буена, Бака карарга-а! — ди Нурбәк.

— Бакага миннән сәлам ә-әйт! — ди Бозау.

Нурбәк белән әтисе су буена төшеп җитте. Су буенда, сөзәк ярда бик матур, ямь-яшел бер Бака утыра. Үзенчә сайрап утыра.

— Курыйк-курыйк, бака-ка, курыйк-курыйк, бака-ка!

— Әти, Бака нәрсә әйтә ул? — ди Нурбәк.

— «Исән-саумы, Нурбәк!» — дип сорый Бака,— ди әтисе.

— Исәнме, Бака! — ди Нурбәк.— Бака-бака, Бакакай, Казлар сиңа сәлам әйтте.

— Бик рәхмәт, Нурбәк, — ди Бака.— Үзең дә Казларга миннән сәлам әйт.

— Бозау да сиңа сәлам әйтте, — ди Нурбәк.

— Бик рәхмәт, бик рәхмәт, — ди Бака.— Миннән дә Бозауга фсәлам әйт.

Нурбәк белән әтисе Бака белән саубуллашып кайтып китә.

Кайта торгач, алар Бозау янына җитә.

— Бозау, яшел Бака сиңа сәлам әйтте! — ди Нурбәк.

— Рәхмә-әт, — ди Бозау.

Казлар янына җиткәч, Нурбәк:

— Казлар, яшел Бака сезгә сәлам әйтте, — ди.

— Ка-как-ка-как, рәхмәт, — диләр Казлар.

Батулла