Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 июля 2020 13:31

Кыңгырау чәчәк

Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан. — Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа. Әйдә, икәү дус булабыз! — дигән Куян баласы. — Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу? — дип сораган Кыңгырау...

Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан.

— Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа. Әйдә, икәү дус булабыз! — дигән Куян баласы.

— Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу? — дип сораган Кыңгырау чәчәк.

Ул бит әле яңа гына туган булган, шуңа күрә дуслыкның нәрсә икәнен белмәгән.

Урман ягыннан бер Малай килеп чыккан. Килеп чыгуга ук, ул:

— Күр инде, нинди матур чәчәк! — дип, Кыңгырау чәчәкне өзәргә кулын сузган.

Әмма кулын сузуы булган, шунда ук ялт иттереп тартып алган. Кемдер авырттырып тешләп алган икән аның кулын. Караса, кечкенә генә Куян баласы.

— Тимә Кыңгырау чәчәккә! Ул — минем дустым! — дигән Куян баласы, малайга ачу белән карап. — Кит, кагылма аңа!

Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый.

— Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен! — дип, шатланып чыңлап куйган шулчак Кыңгырау чәчәк һәм талгын җилдә әкрен генә зәңгәр башын чайкый-чайкый җырлап җибәргән:

Дуслык ул — яхшылык,

Дуслык ул — яктылык.

Дуслык ул кояштай нур чәчә.

Син мине саклаучы,

Яшәүне яклаучы,

Яшә син, Куян дус,

Мең яшә!

Резеда Вәлиева