Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 августа 2020 08:43

Канатлы ай

Кич. Авыл тынлык куелыгына чумган. Үзе шундый җылы. Өйгә һич керәсе килми. Капка төбендәге утыргычта, кичке шәфәкъ матурлыгына хозурланып, әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар. Утыралар дигәч тә, утыргычта әнисе генә утыра, ә Фирая аның итәгенә менеп кунаклаган. Күк гөмбәзендә, учлап сибелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелди. Аларның барысын да уздырып,...

Кич. Авыл тынлык куелыгына чумган. Үзе шундый җылы. Өйгә һич керәсе килми. Капка төбендәге утыргычта, кичке шәфәкъ матурлыгына хозурланып, әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар. Утыралар дигәч тә, утыргычта әнисе генә утыра, ә Фирая аның итәгенә менеп кунаклаган. Күк гөмбәзендә, учлап сибелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелди. Аларның барысын да уздырып, түм-түгәрәк ай көмештәй нурларын җиргә сибә, гүя ул шулай Фираяны сөеп елмая. Айның ике ягында да аккош канатларыдай, нәфис каурый болытлар йөзеп йөри. Тулган, менә-менә канатланып очып китәрдәй тоела. Әнисенең итәгендә иркәләнеп утырган Фирая да, әлеге сихри күренештән әсәрләнеп, соклану тулган күзләрен күк гөмбәзеннән ала алмыйча:

— Әни, әни, әнием, кара әле! — ди. — Кара... әнә анда, күктә, аккоштай ак канатлы ай йөзә. — Талпына-талпына, нәни кулларын чәбәкли. — Канатлы ай!.. Әнисе дә айга карый.

— И-и-и кызым, рәхмәт төшкере! Искиткеч нурлы икән шул кичке ай. Гаҗәп икән. Кызлар шикелле елмая. Гомеремдә дә мондый айны күргәнем юк иде. Бәхеткә генә була күрсен мондый хозур, мондый матур күренеш, — дип, үз нәүбәтендә хыялый, күбәләктәй канатланган нәни кызына карап, нурлы айдай елмая. Әйе шул, әниләр янында ай да канатлы.

Нәкыйп Каштанов