Дөресе аның шулай...

(Нәни хикәя)

Әтисе кызын балалар бакчасыннан алган. Сөйләшә сөйләшә, өйләренә кайтып баралар.

— Кызым, бигрәк күп сорау бирәсең, һаман мине сөйләндерәсең, тәмам арыттың бит, — ди әтисе. — Менә хәзер мин сиңа сорау бирим әле. Син җавап бир. Рәхәтләнеп сөйлә.

— Нәрсә сөйлим? — ди кызчык.

— Бүген бакчада нинди уеннар уйнадыгыз? Шуны сөйлә, — ди әтисе кызына.

— Без бүген бакчада кулга-кул тотынып, түгәрәк ясап, сәйлән-бәйлән уйнадык, — ди кыз.

— «Сәйлән-бәйлән» түгел, «Әйлән-бәйлән» уены ул, кызым, — ди әтисе.

— Тәрбияче апа да « Әйлән-бәйлән» дип әйтә. Дөрес әйтми. Син дә ялгыш әйтәсең, — ди кыз.

— Менә сиңа?! Тәрбияче апаң да дөрес әйтми. Мин дә ялгыш әйтәм... Ничек инде алай? — ди әтисе.

— Шуны да белмисез. Үзегез зурлар. Ә без — кечкенәләр, сәйлән кебекләр. Шуңа күрә без «Сәйлән-бәйлән» уйнадык. Дөресе аның шулай, — ди кыз.

Рөстәм Мингалим

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»